20 май көнне Олы Елга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Билялова Фатыйма Сәләх кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды.Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы һәм Олы Елга авылы җирлеге Башлыгы Садриев Фәрит Әмирхан улы да кушылды.