Узган атна ахырында Балык Бистәсе Мәдәният йортында балигъ булмаганар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең ведомствоара зона киңәшмәсе булып узды.
Узган атна ахырында Балык Бистәсе Мәдәният йортында балигъ булмаганар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең ведомствоара зона киңәшмәсе булып узды.
Көн тәртибенә “Профилактика системасы субъектларының социаль авыр хәлдә калган гаиләләрне, балаларны ачыклауда һәм реабилитацияләүдә катнашулары турында”гы мәсьәлә куелган иде.
Киңәшмәдә Алексеевский, Әлки, Аксубай, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай, Балык Бистәсе районнарының балигъ булмаганар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары катнашты.
Зона киңәшмәсен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдриева ачып җибәрде. Ул профилактика системасы субъектларының социаль авыр хәлдәге балигъ булмаган балаларны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу, мониторинглау буенча 2018 елның 1 кварталындагы эшчәнлеген анализлады.
Балигъ булмаганар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын ике елдан артык социаль куркыныч хәлдә дип саналган гаиләләрне реабилитацияләү мәсьәләләренә юнәлтте.
Аннары һәр районның комиссия рәисләре социаль авыр хәлдә калган гаиләләрне реабилитацияләү буенча профилактика системасы субъектларының ведомствоара хезмәттәшлеген координацияләү, контрольгә алу буенча агымдагы елда башкарган эшчәнлекләре турында отчет тоттылар.