Җиңү бәйрәменең 73-еллыгына багышланган митингны Шиланка авылында Анатыш авыл җирлеге Башлыгы Җамалиев Камиль Кыям улы котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Сугышчылар һәйкәле янында 30 дән артык кеше җыелды. Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Баһаветдинова Гүзәлия Мансур кызы котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар
Балык Бистәсе муниципаль районы тәрбиягә алган балалар Ермакова Альбина Сергеевна, Буланова Валерия Александровна, Сабирова Алина Радик кызы Җиңү темасына шигырләр сөйләделәр. Шиланка авылында яшәүче Сергеева Анна Тимофеевна үз шигырен укыды. Һәйкәлгә чәчәкләр салу, бер минутлык тынлык бәйрәмне дәвам ите. Тантаналы өлештән соң ел саен оештырыла торган традицион чәй эчү булды. Баһаветдинова Г. М., Миннегалеева Р. А. бәйрәм торты бүләк иттеләр.
Шул ук көнне Шиланка авылында Баһаветдинова Г. М., Миннегалеева Р. А. "Георгий тасмасы" тараттылар.
![]()