13-15 апрель көннәрендә Санкт–Петербург шәһәрендә 2008-2009, 2010 елда туган һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында өстәл теннисы буенча ”Пташки–Первоклашки» дип исемләнгән III Бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда безнен районнан балаларны сәламәтләндерү–белем бирү үзәге педагогы Александр Гурьянычев кул астында шөгыльләнүче 6 яшьлек Радмир Шабанов һәм Зәмирә Бәдретдинова («Бэлэкэч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр) да катнаштылар. Мондый зур ярышта беренче мәртәбә генә чыгыш ясасалар да сынатмадылар.113 теннисчы арасында Зәмирә –12 , Радмир 15 урын алдылар.