Балык Бистәсе йөзүчеләре Нурлатта сынатмады

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Узган атна ахырында Нурлат шәһәрендә “Татарстан–Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте призларына йөзү буенча ярышлар булып узды. Анда безнең районнан Зәринә Закирова (комплекс), Рүзәл Зиннәтуллин (кроль) беренче урыннарны алдылар. Зәринә аркада, Рүзәл ирекле стильдә йөзеп тә икенче урыннарда калдылар.

Искәндәр Гарипов, Булат Гобәйдуллин, Ксения Салмина, Софья Әгълиева шулай ук призлы урыннарга чыктылар. Безнең йөзүчеләр эстафетада өченче күрсәткечкә ирештеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International