Балык Бистәсендә Сергей Бегунов призларына волейбол турниры булып узды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Узган шимбә көнне “Дельфин» спорт–сәламәтләндерү комплексында район җирлекләре, оешмалары арасында Сергей Бегунов призларына волейбол буенча традицион турнир булып узды.

Анда 7 команда көч сынашты. Киеренке уеннарда Балык Бистәсе гимназиясе командасы җиңү яулады. Күгәрчен авыл җирлеге волейболчылары икенче урынга чыктылар. Олы Елга һәм Бәтке авыл җирлекләре җыелма командасы өченче урынны алды.

    

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International