Балык Бистәсе егетләре Ватан сагына китәләр

2018 елның 14 апреле, шимбә

Бүген Балык Бистәсе Мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатуга багышланган тантана булды. Язгы чакырылышта безнең районнан 47 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылалар. Алар илебезнең төрле почмакларында Ватан алдындагы изге бурычларын үтиячәкләр.

 Яшьләргә район башлыгы урынбасары, чакыру комиссиясе рәисе Илнур Ибраһимов, хәрби комиссариат начальнигы Фәрит Ваһапов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, дин әһелләре хәер–фатихаларын бирделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International