Балык Бистәсендә терлекләрнең баш саны кими

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык– төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районыбыз хуҗалыкларында 1 апрельгә 12468 баш мөгезле эре терлек исәпләнә икән. Бу узган елның шушы чорына карата 383 башка кимрәк.

“ВЗП Балык Бистәсе” акционерлык жәмгыятендә терлекләрне–274 башка, , “Азык–төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә–200, “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә–144 башка кимүенә юл куйганнар. Шулай ук  Амирбикян, Гумашян крестьян –фермер хужалыкларында, «Кульга», «Арыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятләрендә мөгезле эре терлекләрне 49–80 процентка кадәр киметкәннәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International