8 апрельдә Балык Бистәсендә яшәүче Габдрахманова Сәйделбанат Габдрахман кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчесе исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улы да кушылды.