Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

   31 мартта Олы Елга авылында яшәүче Закирова Мәрзия Сәйфетдин кызын 90 яшьлек юбилее  белән котладылар. Район җитәкчесе исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы һәм Олы Елга авылы җирлеге Башлыгы Садриев Фәрит Әмирхан улы да кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International