Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

  26 мартта Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Абрахманов Фәйзрахман Вәли улын  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты киңәшчесе Хәбибуллин Рашат Хәбри улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил  кызыннан, Түбән Тегермәнлек авылы җирлеге Башлыгы Дмитриев Анатолий Николай  улыннан яңгырады. Район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International