26 мартта Юлсубино авылында яшәүче Ахметханова Бәдриҗамал Гариф кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Тазутдинов Ильдар Рәшит улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызыннан , Юлсубино авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улыннан яңгырады. Россия президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.