16 мартта Чыршылы Елга авылында яшәүче Саттарова Минсафа Шәмсевәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчесе исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы ла кушылды.