Балык Бистәсенең Рус Әшнәге авылы талантларга бай төбәк

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Әйе, талантларга бай шул безнең төбәк. Рус Әшнәге мәктәбендә Россия Президентын сайлау уңаеннан оештырылган күргәзмәне карагач моңа тагын бер кат инандым инде.

Анда һәвәскәр рәссам Владимир Бурайкинның акварель белән язылган картиналары, фоторәссам Рамил Шәйхетдиновның туган як табигате сүрәтләнгән искиткеч фотолары, Валентина Егорова белән Ирина Миронованың тапкырлап чигеп иҗат иткән картиналары, “Кул эшләре” түгәрәгенә йөрүче хатын–кызлар бәйләгән оекбашлар, бияләйләр, җәймәләр, уенчыклар тәкъдим ителгән.

Сайлауга килгән авылдашлары шушы матурлыкны күреп хозурланганнар инде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International