Балык Бистәсе яшь тенисчылары уңышы

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Балаларны сәламәтләндерү–белем бирү үзәге тренеры Александр Гурьянычев кул астында шөгыльләнүче яшь теннисчыларыбыз әледән–әле республика күләмендә яулаган җиңүләре белән куандырып торалар.

Руслан Саппаров күптән түгел генә Казан СДЮСШОРының ачык беренчелегендә (4 лига) беренче урынны алып кайткан иде. Инде менә 18 март көнне 3 лига уеннарында өченче призлы урынны алды.

“Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче Радмир Шабанов белән Зәмирә Бәдретдинова исә республика күләм бәйгенең 5 лига ярышында беренче тапкыр гына катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International