Балык Бистәсе автосөючеләре, яктылык кайтаргыч җилетлар алырга ашыгыгыз!

2018 елның 16 марты, җомга

18 марттан юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа пункт (2.3.4) өстәлде. Аның буенча, әгәр транспорт чарасы белән идарә итүче тәүлекнең караңгы вакытында ,күз күреме начар булган шартларда торак пунктлардан читтә юл транспорт һәлакәте булып яки башка сәбәпләр аркасында туктарга мәҗбүр булса, юл өстенә, юл читенә (обочинага) өстенә яктылык кайтаргыч тасмалары булган куртка, җилет киеп кенә чыгарга тиеш була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International