Балык Бистәсе терроризмга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Узган дүшәмбе көнне Балык бистәсе терроризмга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов, терроризмга каршы комиссия әгъзалары, авыл жирлеге башлыклары катнаштылар.

 Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлек һәм уздыру вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итү, терроризм куркынычын кисәтү буенча  чаралар  турында полиция начальнигы урынбасары Марсель Фатыйхов чыгыш ясады.

Утырышта сайлау чорына вакытлы штабның составы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International