Балык Бистәсе үсмере Россиядә танылды

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Күптән түгел Түбән Новгород шәһәрендә яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды. Анда Россиянең күп кенә шәһәр, өлкәләреннән килгән иң көчле яшь бадминтончылар көч сынаштылар. Безнең районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Андрей Смолин шәкерте Рушан Хәбибуллин бу мәртәбәле бәйгедә тагын бер кат Россиянең өметле бадминтончысы булуын исбатлады. Ул үз яшь категориясендә өченче урынны алды. Үзеннән өлкәнрәкләр белән ярышып бишенче урында калды. Ә парлы разрядта Захар Кель (Воронеж) бельн чыгыш ясап беренче урынны яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International