2 мартта Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Минвалеев Мөхәммәтгали улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы да кушылды.