Балык Бистәсе терроризмга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Балык бистәсе терроризмга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлек һәм уздыру вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итү, терроризм куркынычын кисәтү буенча өстәмә чаралар турындагы мәcьәлә каралды.

Аерым алганда, район эчке эшләр бүлегенә, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә сайлау участокларының куркынычсызлык таләпләренә туры килүен тикшерүне оештырырга тәкъдим ителде.

Сайлаулар узачак объектларның җитәкчеләре, хезмәткәрләре белән биналарның, корылмаларның террористик характердагы гамәлләрдән, башка гадәттән тыш хәлләрдән сакланышын оештыру мәсьәләләре буенча инструктажлар уздыру бурычы куелды. Гражданнар арасында   аңлату эшләре алып баруны игътибар үзәгенә алу кирәклеге ассызыкланды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International