Балык Бистәсенең “Дельфин» спорт–сәламәтләндерү үзәге йөзү ярышларына чакыра

2018 елның 6 марты, сишәмбе

7 март көнне “Дельфин» спорт–сәламәтләндерү үзәге бассейнында үсмерләр һәм яшьләр арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелә.

2008–2006, 2005–2000 елгы кызлар, үсмерләр, 18 яше тулган һәм өлкәнрәк егетләр, кызлар ирекле стильдә 1500 метр дистанциядә көч сынашачаклар.

Ярыш 16. 00 сәгатьтә башлана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International