Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Айрат Ринат улы Исмәгыйлов 1976 елда Татарстан Республикасы Сарман районының Муса Җәлил поселыгында туган.

1994–1996 елларда Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән. Татарстан Эчке Эшләр органнарында 2002 елдан эшли. Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең юл–патруль службасы полкында взвод командиры вазыйфаларын башкарган. Лаеш юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә административ законлылыкны үтәү инспекторы булган.

2018 елның 22 февраленнән Татарстан Эчке Эшләр министры фәрманы белән Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.

Өйләнгән, өч кыз тәрбияли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International