Балык Бистәсендә " итәк астыннан " аракы саталар

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның ике аенда Россия Эчке Эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре  алкоголь продукциясен законсыз сатуның 4 очрагын ачыклаганнар.

Бер сәүдә ноктасында ЕГАИС та теркәлмичә генә сыра сатканнар. Корноухово картлар йорты хезмәткәре сату максатыннан әлеге йортка 2 шешә аракы алып кергән. Шиланка авылы кибете янында бер “эшмәкәр” 2 шешә спиртлы эчемлек сатарга маташканда тоткарланган.  “У Самовара” кафесында эшләүче бер кибетче тиешле документларсыз ике шешә аракы саткан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International