«Дельфин» спорт–сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Николай Иванович Гаврилов хөрмәтенә волейбол буенча район турниры булды.
.jpg)
Ярышта 8 команда катнашты. Балык Бистәсе гимназиясе командасы беренче урынны яулалды. Бәтке авыл җирлеге волейболчылары–икенче, “Русский мрамор” агропромышленность комплексы командасы өченче урынны алдылар.