Балык Бистәсе теннисчылары ничәнче урынга урынга лаек булганнар

2018 елның 2 марты, җомга

Күптән түгел  Казаннын бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2006 елгы һәм яшьрәк үсмерлэр , кызлар арасында Татарстан беренчелегенә өстәл теннисы ярышлары узды.

Безнен районнан балаларны сәламәтләндерү– белем бирү үзәге тренеры Александр Гурьянычев житәкчелегендәге команда (Кирилл Пигалев, Гүзәл Сөнгатуллина - Балык Бистәсенең беренче гимназиясе , Әмир Баһавиев – Ямаш мәктәбе) да катнашты. Кирилл Пигалев Алексеевскийдан Максим Саркин белән  парлы уенда өченче урын алды.

 

Александр Гурьянычевның икенче бер шәкерте Руслан Сапаров өстәл теннисы буенча СДЮСШОР ачык беренчелегенең 4 лига ярышларында беренче урынны яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International