Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2018 елның 2 марты, җомга

  2 мартта Корноухово авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Абросимова Нина Петр кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары  Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы  да кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International