Балык Бистәсендә халык җыены узды. Анда нинди мәсьәләләр каралды һәм кемнәр катнашты

2018 елның 2 марты, җомга

Бүген район мәдәният йортында Балык Бистәсе һәм Полянка авыллары халкы җыены булып узды. 

Анда Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасының социаль яклау, эш һәм мәшгульлек буенча министры Эльмира Зарипова, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов һәм Полянка авыл җирлеге башлыгы Хәмәтгазиз Һашимов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Район үзәге һәм җирлекләрдән узган елгы хисаплар тыңланды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. Шулай ук Балык Бистәсе районы прокуроры ярдәмчесе, III-класслы юрист Карина Акчурина һәм Балык Бистәсе полиция участок инспекторы Нияз Кәримуллинның да чыгышлары тыңланылды. 
Соңыннан халык район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны бирде һәм канәгатьләнерлек җаваплар алды. Шунысы әһәмиятле, мондый очрашуларда халык шәхсән үзенә генә кагылышлы түгел, гомумән җирлеккә кагылышлы сорауларны күтәрә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International