Балыкбистәлеләр , көчле буран көтелә

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартларының бозылачагы турында кисәтә.

Сишәмбе, 27 февраль көнне Татарстанда көчле кар явачак, төнлә һәм көндез буран чыгуы һәм юлларда кар көртләре хасил булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе автомобильчеләрне юлларда сак йөрергә чакыра. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International