Балык Бистәсендә иң оста автомобильчеләр ачыкланды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ДОСААФ автомәктәбе, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә ир-егетләр арасында автомобильне маневрлы йөртү буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрделәр.

Ярышларны тантаналы төстә район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин, район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, хәрби комиссариат вәкиле Юрий  Ризун ачып җибәрделәр.

Матур традициягә әверелгән ярышлар районыбыз автосөючеләре һәр елны көтеп алалар. Анда катнашып осталыгын күрсәтергә теләүчеләр дә елдан-ел арта. Быелгы бәйгедә 40 тан артык ир-егет катнашты.

Җиңел машиналар арасында “Дельфин» спорт комплексы вәкиле Илназ Шакиров беренче  урынны яулады. 1 минут 39 секунд эчендә, хаталарсыз узды ул дистанцияне. Икенче урынны янгын-коткару гарнизоны янгынчысы Алексей Мельников алды. Өченче урынга “Җилкомсервис” бухгалтеры Илшат Гаффаров чыкты.

Вездеходлар (внедорожниклар) ярышы аеруча кызыклы булды. Карлы, тирән колеялы трассаны узу бер дә җиңелләрдән түгел шул. Батып калганнарын дәррәү этеп чыгарырга да туры килде. Ә янгын-коткару гарнизоны янгынчысы Минсур Әхмәтов иярләгән легендар “Лада 4+4” 1 минут эчендә узды дистанцияне. “УАЗ” ларның да, “Дастер”, “Ниссан”нарның да “борынына чиертте” ул. Икенче, өченче урыннарны Рафил Гарипов, Азат Якупов бүлештеләр.

Ярышны оештыруда эшмәкәрләр  Олег Решетилов, Фидаил Гарипов, Ленар Азалиев һәм “Жилкомсервис” оешмасы спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.

Илгиз Жамалиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International