Балыкбистәлеләр, БДИ көннәре билгеле

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында быелгы БДИ көннәре турында мәгълүмат бар.

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру 21 марттан 11 апрельгә кадәр булачак. 

Бердәм дәүләт имтиханы бирүнең төп вакыты 28 майдан 20 июньгә кадәр булачак. 

28 май - география һәм информатика;

30 май - математика (база дәрәҗәсе);

1 июнь - математика (профиль дәрәҗәсе);

4 июнь - химия һәм тарих;

6 июнь - рус теле;

9, 13 июнь - чит телләр;

20 июнь - физика.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International