Балыкбистәлеләр республикада беренче

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә “Дельфин» спорт–сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы укучылары (кече яшь группасы) арасында судомодель спорты буенча шәхси–команда ярышлары булып узды. Анда Алексеевск, Әлмәт, Буа, Кайбыч, Лаеш, Саба, Балык Бистәсе районнарыннан, Яр Чаллыдан, Казанның Мәскәү, Авиатөзелеш районнарыннан барлыгы 10 команда катнашты.

    Безнең район командасы 1 урынны яуладылар. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр 6 призлы урынга ллаек булдылар. Ислам Гыйзетдинов (класс F–2Ю), Илназ Сабитов (F–3Е)–беренче, Вәзир Абдуллин (EL-600), Камил Низамов (F-4А)– икенче, Кирилл Подгорнов (EН-600), Денис Наумов ( F-4-C) өченче урыннарны алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International