Балык Бистәсе Корноухово авылы мәдәният йортында "Гашыйклар көне" уңаеннан чара үтте

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Узган атнада әлеге исем астында үткәрелгән бәйрәм чарасы барлык гашыйк йөрәкләрне Корноухово мәдәният йортына җыйды. 

Чарага яшь җилкенчәк белән беррәттән әле яңа кавышкан парлар да, балалар үстереп ятучы яшь гаиләләр дә, акыл утырткан урта буын да бик күп җыелган иде. 80 – 90 нчы еллар дискотекасы белән үрелеп барган бәйрәм киче төрле бәйгеләргә, уен – көлкегә бик бай иде. Яшьләребез күзләрен бәйләп, сөйгәннәренең фотосурәтләрен дә ясадылар, бер – берләренә мәхәббәтләрен аңлаттылар, җырлы – биюле бәйгеләрдә дә бик теләп катнаштылар.Алдан вәгъдә ителгәнчә, бәйрәмгә килгән һәрбер парга да “Иң романтик пар” исеменә лаек булу өчен шактый тырышырга туры килде. Бәйрәм киченең “Иң романтик пар” ы исеменә ирле – хатынлы Светлана һәм Роман Алексеевлар лаек булды. Яшь гаиләгә ихлас теләкләр теләп, истәлекле бүләк тапшырылды. Гомумән, әлеге чарадан һәркем канәгать калгандыр дип өметләнәсе килә.  Һәрберберебезгә дә сөю – сәгадәтнең кадерен белеп, мәхәббәт хисләрен сүндерми яшәргә язсын.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International