2 февральда Олы Әшнәк авылында авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гарипов Габдулла Кәрим улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызы, Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хуснутдинова Резедә Әхәт кызы да кушылды.