27 январьда Күгәрчен авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Мингазов Сәлмән Мингаз улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызы, Күгәрчен авылы җирлеге Башлыгы Сафин Альберт Тәлгать улы да кушылды.