Ленинград чолганышы өзелүнең 74 еллыгы.

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

27 январьда илебез халкы Россия тарихында 862 көнгә сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград чолганышы өзелүнең 74 еллыгы билгеләп үтелә.Ленинград блокадасы вакытында ике миллионнан артык кешенең гомере өзелә.
    Бу көннәрдән соң 74 ел вакыт узса да, сугыштагы  коточкыч хәлләрне Минниса апа бүген дә искә төшерә.

 Шушы көн уңаеннан, Шәйхетдинова Минниса Кыям кызын район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм  истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Талалаева Мөнирә Роберт кызы һәм Олы Елга авылы җирлеге Башлыгы Садриев Фәрит Әмирхан улы да кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International