25 январьда Балык Бистәсе авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Макарова Татьяна Петр кызын туган көне белән котладылар.Район җитәкчесе исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызы, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улы да кушылды.