21 январьда Чирмешән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зайнуллина Минниса Низам кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызы, Корноухово авылы җирлеге Башлыгы Колчанов Владислав Виктор улы да кушылды.