20 январьда Олы Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сагутдинова Галия Мостафа кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызы, Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хуснутдинова Резедә Әхәт кызы да кушылды.