2 гыйнварда Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шиһапов Ибраһим Исмәгыйль улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан,Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшит Газиз улыннан яңгырады һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.