19 декабрьдә Рус Әшнәге авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сухарев Николай Константин улын туган көне белән котладылар. Ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.