15 декабрьдә Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Чичкин Николай Тимофей улын туган көне белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галим улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан яңгырады.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.