Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре инвалидлар декасы унаеннан Корноухово картлар йортында яшәүчеләр белән очрашты.
«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге, үзләрен кимсетелгән итеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк – дип очрашуны социаль педагог Минвалиева Әнисә башлап җибәрде.
Психолог Шәймарданова Венера һәм специалист Зиннәтова Сиринә уткәргән тренингта өлкәннәр актив катнаштылар.
Очрашуны өлкәннәр бик җылы кабул иттеләр,узләренен теләкләрен җыр һәм шигырь аша җиткерделәр.
Кичәнен азагында волонтерлар, Балык Бистәсе районынын 2 нче номерлы мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар.