24 ноябрьдә Балык-Бистәсе муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре бүлеге белгечләре, әниләр көненә багышланган тренинг уздырды. Тренингта күп балалы, тәрбиягә бала алган, аз керемле һәм мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Чараны халыкны социаль яклау булеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызы ачып җибәрде, хөрмәтле әниләребезгә матур теләкләр җиткерде.
Тренинг барышында әниләр ике торкемгә бүленеп күнегүләр эшләделәр. Һәр кунегү азагында фикер алышып, тәҗрибә уртаклаштылар.
Тренинг азагында хөрмәтле әниләребезгә истәлекле бүләкләр, ә аларның балаларына “Әниемә рәсемем” конкурсында актив катнашулары өчен грамоталар, бүләкләр тапшырылды.