1 ноябрьдә Иванай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Волков Андрей Евдоким улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан, Казаклар Чаллысы авылы жирлеге сәркатибе Иванова Мария Александр кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.