1 ноябрьдә Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Нуретдинова Нәзихә Кыям кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.