01.09.2017 районыбызның Таулар авылы халкы авыл мәдәният йортына Корбан бәйрәме уңаеннан аш мәҗлесенә җыелды. Аны үткәрү фикерен мәчеткә намазга йөрүчеләр белән берлектә авыл имам хатыйбы Илһам Хәбибрахманов белдергән. Әйтергә кирәк ул авыл кешеләре һәм читтә яшәүче якташлар тарфыннан яклау тапкан. Моның өчен әзерлек эшләре алдан күрелгән. Күпләр корбанлык малларын мәҗлес үткәрү өчен файдаланырга теләк белдергәннәр. Башкалар теләгәнчә күләмдә шушы чараны үткәрергә акчалата җыелганнар.
Билгеләнгән сәгатьтә авыл халкы һәм кайткан кунаклар кулларына күчтәнәчләрен күтәренеп бәйрәмгә җыелдылар. Ул арада җомга намазында катнашучылар урамда тәкъбир әйттеләр.
Мәҗлесне башлаганда имам хатыйб мәхәллә тормышына тукталып аның эшендә актив катнашучыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл зираты даими рәвештә чүп-чардан, черек агачлардан арындырыла, әйләнә-тирәсе яхшы итеп тотылган, чишмәләр төзекләндерелә. Әнә шуларны истә тотып ул авылдашлары Хәсән Шәйдуллин, Сәлим Шәрипов,Фариз Камалов, Илсур Һадиуллин, Рәшит Сибгатуллин кебек иганәчеләргә Рәхмәт хатларын тапшырды, мәҗлесне үткәрү өчен өлеш керткән һәрбер кешене атады.
Авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин да авылдашларын бәйрәм белән котлап бу изге эшнең дәвамлы булуын теләде.
Бәйрәм табынын хәзерләүче хатын-кызлар һәм булушучы ир-егетләр күп көч куйганнар. Алар пешергән ризыклар 150 дән артык булган кунаклар күңеленә хуш килде.
Имам хатыйб Илһам Хәбибрахманов мәҗлескә килә алмый калган авылдашларына да табындагы сый-нигъмәт ирештерәләчәген белдерде.