ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

21 фото
Юлсубино авылында Равил Фәйзуллин исемендәге музей ачылды. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы-татар язучысы, мөхәррире, шагыйрь, публицист. Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе, Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе лауреаты. Ачылу тантанасына республика кунаклары чакырылды. Марат Готович Әхмәтов Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү комиссиясе рәисе. Нурия Хашимова Миннәхмәт Кызы ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры, мәдәният эшлеклеләре, шагыйрьләр һәм язучылар бөтен республикадан. Кунакларны район башлыгы Радик Исламов озатып йөрде. Музей мәктәп бинасында беренче катта урнашкан. Авылга килгәндә Равил Фәйзуллин исемендәге Стелла урнаштырылган. Музейда китаплар, кулъязмалар, эш өстәле һәм башкалар бар. Тантаналы ачылыш алдыннан кунаклар өчен оешма иде
2023 елның 12 гыйнвары
9 фото
Бүген Корноухово мәдәният йорты үзенең кечкенә дусларын янә “Чыршы янында бәйрәм” 🎄🎄🎄гә җыйды. Матур итеп бизәлгән зал, җемелдәшеп басып торучы матур төз чыршылар,🎄🎄🎄 бер капчык бүләк 🎁🎁🎁белән беррәттән, Кыш бабай🎅🏻 белән Кар кызы каршы алды бүгенге кунакларны. Бәйрәм башлануга, Кар кызы балаларны әкияти тылсымлы дөньяга алып кереп, бәйрәм мохитенә чумдырды. Залда Кыш бабай күренү белән чыршы тирәсендә җырлы-биюле, әйлән-бәйләнле чын бәйрәм тамашасы башланды. Балалар Кыш бабайга рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар. Матур традиция буенча, бәйрәм ахырында балаларга Яңа ел бүләкләре🎁🎁🎁 тапшырылды. Кыш бабай кулыннан алынган бүләкләр балаларга шатлык хисләре өстәде! Бүгенге бәйрәм бик күңелле рухта үтте. Ә без исә үз чиратыбызда әлеге күркәм чарабыз белән нәни дусларыбызга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итә алганбыздыр, дигән өметтә калабыз.
2023 елның 10 гыйнвары
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International