Җырладылар, җырладык, моңландык. Һәркем дә сәхнәләргә чыгып җырлый алмый, әмма андый кешеләрдә дә моң бар, эчке моң. Күңелгэ авыр булганда да, шатлык килгәндә дә шул эчке моңын эшкә җигә адәм баласы. Бер тапшыруда Татарстаннын атказанган гармунчысы - “АК БАЯН” иясе Кирам Сатиев әйтеп үткэн иде, моң җансыз әйберләрдә дә бар бит ул, далада үскән кура моңланып, курай дигән уен коралы барлыкка килгән, диеп. Әйе, моң шулай туган. Оныттырмаска иде милли моңнарыбызны. Дөньяларыбызга да килер Аллаһебоерса тынычлык, җырлап яшәргә, тыныч күңел белән яшәргә язсын барча халыкка.
2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе