Балык Бистәсе районы эше дә оригинальлеге белән гаҗәпләндерде: тукыма районның өч этник төркемен — татарларны, керәшеннәрне һәм русларны чагылдырган өч сөлге сурәтләнгән. Алар янында Балык Бистәсе район гербы һәм ике елга дулкыны Идел һәм Чулман. Балык Бистәсе бәйләү, ювелир кәсебе һәм Балык тоту белән дан тотты, без моны сөлгеләребез рәвешендә күрсәттек — бер бәйләмдә, икенчесендә борынгы бизәнү әйберләре", - дип сөйләде Фәттахова Рәмзия Сәхабетдин кызы.