Яр Чаллылар – Балык Бистәсендә Әдәби-мәдәни сәфәр Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге республикабызның төрле районнарына әдәби – мәдәни сәфәрләрне еш оештыра.12 июль көнне безнең Балык Бистәсенә дә килделәр. Аларны район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, язучы Нурулла Гариф, район мәдәният йорты директоры Сергей Фалин гармунчылар һәм баллы чәк-чәк белән Зур Мәшләк авылы борылышында каршыладылар. Чаллыдан килгән кырыклап татар зыялысы – язучылар, сәнгать әһелләре, рәссамнар, журналистлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр районыбыз тарихы, яшәеше, мәдәният дөньясы белән таныштылар.